Юл инфраструктурасын яңарту программасы кысаларында федераль трассаларның 20 участогында гомуми озынлыгы 209 чакрым булган тузган өслек алыштырылды. Җәяүлеләр иминлегенә аерым игътибар бирелде – М7 трассасында 18 җир өсте кичүе төзелде, шулай ук Тоша елгасы аша күпер корылмалары һәм 786-нчы һәм 821-нче километрларда юлүткәргечләр ремонтланды.
Агымдагы елда Татарстанда гомуми озынлыгы 107 километрдан артык булган федераль автомобиль юлларын реконструкцияләү һәм төзү буенча масштаблы эшләр башкарылган. Бу хакта «Татар-информга» «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.
М7 автоюлының Яр Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәрге участогын реконструкцияләү һәм Казан-Оренбург трассасында 11 км озынлыктагы Сокуры авылын урап узу төзелеше аеруча әһәмиятле объектларга керә. Шулай ук Казан – Оренбург юлының 43 нче километрыннан 53 нче километрына кадәрге участогында капиталь ремонт эшләре төгәлләнә.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев