Яңалыклар йомгагы

2025 елда Татарстанда иң өлкән әни булып икенче баласын тапкан 57 яшьлек хатын-кыз танылган

Әтиләр арасында исә 64 яшьлек ир-ат рекордчы булган.

Бу мәгълүматларны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә җиткерде.

Шул ук вакытта, Әхмәтова сүзләренчә, бала табу өчен иң актив яшь үзгәрешсез кала: хатын-кызларда бу — 25–29 яшь, ир-атларда — 30–34 яшь.

Шулай ук ведомство башлыгы күпбалалы гаиләләр турында да сөйләде. Бүген Татарстанда мондый гаиләләр саны 59 меңгә җиткән. 2025 елда алты гаиләдә — унынчы, өч гаиләдә — унберенче, ике гаиләдә — уникенче, ә бер гаиләдә ундүртынчы бала дөньяга килгән.


Нет комментариев