Яңалыклар йомгагы

«Барс» хоккей клубы плей-оффка үтте

«Барс» хоккей клубы 2025/26 сезонының ВХЛ даими чемпионатының йомгаклау матчында «Рубин» ны (2:1) җиңде.

Җиңү нәтиҗәсендә Казан командасы лиганың иң яхшы 16 клубы арасына керә алды һәм үзен плей-оффка юллама белән тәэмин итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы дүрт елда «Барс» беренче тапкыр ВХЛ плей-оффында уйнаячак.

Беренче раундта казанлылар йә «Югра», йә Новокузнецк "Металлург"ы белән очрашачак.


Нет комментариев