Бу нейросеть уены түгел, ә реаль картина: паровоз рельска куелды
Яңалыклар йомгагы

Бу нейросеть уены түгел, ә реаль картина: паровоз рельска куелды

Районга паровоз кайтарылганга шактый вакыт үтте.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ) 

Ул шушы хәлдә үк тарихи экспонатка әйләнде. Екатерина күпере янына баручылар андагы үзгәрешләрне күреп, кызыксынып торды.

Минзәлә районы җитәкчелеге исә, һәйкәл торгызу буенча максатчан эшен дәвам итте: бетоннан тумба ясалды, рельслар куелды, бу кадрларда паровозны рельска утырту процессын күрәсез.

Хөрмәтле якташлар, кунаклар! Язгы бәйрәмдә хатын-кызларыгызга паровоз янына җәяүле экскурсия бүләк итегез.


Нет комментариев