Илья Еньков Ижауда йөзү фестивалендә «бронза» отты
Яңалыклар йомгагы

Илья Еньков Ижауда йөзү фестивалендә «бронза» отты

Ярышларда Россия Федерациясенең 35 шәһәреннән 498 спортчы катнашты.

Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илья Еньков (тренеры — А.Титова) «НацПлав» спорт фестивалендә катнашты. Ярышлар Удмуртиянең башкаласы Ижевск шәһәрендә узды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Илья 2016 елда туган яшүсмерләр арасында 200 метрлы комплекслы йөзү дистанциясендә мактаулы 3 урынны яулады.

— Йөзү буенча тренер-укытучы А. А. Титованы һәм аның тәрбияләнүчесен яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Спортта алга таба да уңышлар телибез! — дип хәбәр итә «Юбилейный» спорт мәктәбе администрациясе.


Нет комментариев