Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Интернет челтәрендә карта белән ничек итеп куркынычсыз түләүләр башкарырга?

Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүләргә заказлар бирү гадәти күренеш булып тора.

Онлайн-шоппинг кибеткә чыгып товарлар эзләп йөрегәнгә караганда уңайлырак һәм тизрәк.  Интернет заказлар өчен банк картасыннан файдаланып та, акча белән дә түләп була. Онлайн-кибетләрдә сатып алуның тагын бер өстенлеге – анда товарлар арзанрак. Ләкин, челтәрдә сатып алуларның кхпсанлы уңай якларыннан тыш, тискәре яклары булуны да истән чыгармаска кирәк. Мисал өчен, сайланган товарны кулга тотып карап булмый, мошенникларга очрарга мөмкин булуны да онытмагыз, кайберәүләр сыйфатсыз товар тәкъдим итәргә, икенчеләре фейк булырга, өченчеләре исә банк карталары турында мәгълүмат аучылары булырга мөмкин.

Әгәр дә сез Интернет челтәрендә товарлар сатып алу һәм карта белән түләүне башкарасыз икән, сезгә сатып алуыгыз куркынычсыз булсын өчен кайсыбер  кагыйдәләр белән танышырга тәкъдим итәбез:

- аерым дебет банк картасын рәсмиләштерергә;

- картага сатып алу өчен җитәрлек күләмдә генә акча салырга, яки акча сарыф итүне чикләү режимын билгеләргә;

- сатып алуларны тикшерелгән Интернет-кибетләрдә генә башкарыгыз, кибет сезгә таныш булмаган очракта, сатып алучыларның фикерләрен өйрәнегез.

- «https» хәрефеннән башланырга тиешле Интернет-кибет адресындагы беренче хәрефләргә игътибар итегез, шулай ук адрес алдында «ябык йозак» символы куелырга тиеш;

- сатып алу өчен бары тик үз гаджетларыгызны (телефон, планшет һ. б.) гына кулланыгыз;

- җайланмаларда вируска каршы программаларны даими рәвештә яңартып торыгыз;

- сатучыга әлеге банк картасы турында хәбәр итмәгез, картаның фотосын яки скан вариантын җибәрмәгез;

- кирәкле мәгълүматларны гына күрсәтегез (кибеткә заказны рәсмиләштерү өчен телефон номеры һәм электрон почта адресы, фамилия, исем һәм чит илнеке булган Интернет-кибетләрендә товарлар сатып алган очракта - ИНН һәм паспорт мәгълүматлары; банкка түләү өчен кирәк булган карта номеры, аның гамәлдә булу вакыты, картаның икенче ягында өч сан (CVV2 яки CVC2) һәм латин хәрефләре белән күрсәтелгән исем, фамилиясе);

- түләү турындагы чекны саклагыз, еш кына чек Сезгә электрон почта аша килә.

Әгәр сатучы товар өчен түләүне башка картага күчерү юлын сорый икән, моннан баш тартсагыз, хәерлерәк булыр.

Һәм исегездә тотыгыз, сезнең Интернет-кибет белән мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турында закон белән җайга салына. Аның нормалары нигезендә, сатучы тарафыннан, шартнамә төзелгәнче, кулланучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре, сатучының адресы, товарның җитештерү урыны, сатучының (җитештерүченең) тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм шартлары, аны китерү, хезмәт итү вакыты, яраклылык вакыты һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Кулланучы товардан аны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн эчендә баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны илтеп тапшырганнан соң язма рәвештә бирелмәсә, кулланучы товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Товарның товар төре, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарның сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин.

Килеп туган сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына белгечләргә 8(8552) 71-43-03 телефон номеры буенча кайнар линиягә, консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X