Ирина апабыз Айсина бүген үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый.
Бар иде яшь чаклар... 1996 нчы елда Минзәлә педагогия колледжында татар филологиясе бүлеге ачылды.
Гөлнур Гыйләҗетдинова, Минзәлә шәһәре
Татар телен, әдәбиятын укытуга хөкүмәт йөз белән борылып басты да укытырга укытучылар юклыгын күрде. Безнең колледж тиз арада шул бушлыкны тутырырга тиешле уку йортларының берсе дип табылды. Директор Мифтахова М.А. мәктәпләрдән көчле татар теле укытучыларын "чүпләп" алды, татар телен, әдәбиятын укыту өчен 3 кабинет булдырды һәм, иң мөһиме, шушы укытучыларны, кабинетларны 2 лаборант белән тәэмин итте. 10 ел дәвамында бу ике апа безнең саклаучы фәрештәләребез булдылар: программаларыбызны, билетларыбызны, дәрес өчен дидактик карточкаларыбызны машинкада бастылар, дәрес өчен китапханәдән материаллар табыштылар. Ул гына да түгел: бер дәрестән чыгып, икенчесенә кереп киткән, каядыр ашханәгә барырга вакытлары булмаган 12 укытучыны һәрвакыт кайнар чәй, ә кайчакта электр плитәсендә бәрәңге пешереп, үзләре ясаган салатлары белән сыйлыйлар иде. Ул салатларның берсен әле дә ясыйм. Исеме дә бар: "Ирина апа салаты".
Ирина апабыз - бүген үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Мари, рус, татар телләрен камил белгән, искиткеч грамоталы Ирина апа, уку йортларына компьютерлар килеп кергәч, тиз арада шуны өйрәнеп, колледжның 3 секретарь-машинисткасының берсенә әверелде (буш вакытында миңа да бу "техника"ны үзләштерү дәресләре бирде). Тыныч табигатьле, мөлаем, кушкан йомышны һичкайчан карышусыз үтәүче бу апабызны, бәлки эшләү дәверендә тиешенчә хөрмәт тә итеп бетермәгәнбездер. Ләкин Әлфия апа белән алар икесе безнең хәтеребездә иң кешелекле, ярдәмчел хезмәттәшләребез булып калдылар. Урамда аларны очратып күрешү якын туганыбызны күрүгә тиң.
Ирина апа, түбәндәге фотода булган барлык укытучылар исеменнән Сезне чын күңелдән бу гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, иминлек телим. Без сезне бик тә яратабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев