Яңалыклар йомгагы

Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында һөнәрчелек белән бәйле беренче Тарихи фестиваль уздырыла

14–16 август көннәрендә узачак чара кунаклары фестивальдә урта гасырлардан башлап Петр I тарафыннан уздырылган реформалар белән бәйле күпгасырлык һөнәрчелек традицияләре белән таныша ала.

Программага XVIII гасырда чүлмәк ясау, тимер кою, күн эше, тәңкә сугу, басма графика остаханәләре кертелгән. Шулай ук биредә урта гасырларда кулланылган көнкүреш эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, кораллар күргәзмәсе эшләячәк. Варяк халкының X–X гасырдагы агач көймәсенә охшатып ясалган күчермә төп экспонатларның берсе булачак.

Тарих белән кызыксынучылар өчен «Петр I нең Туп сараена нигез салуы» дип аталган театральләштерелгән тамаша, иң актив кунаклар өчен җәядән ату мәйданчыгы, урта гасырлардагы сугыш күренеше әзерләнә. Моннан тыш, кунаклар Туп сараеның җир астындагы тимер кою остаханәсендә уздырылачак экскурсиядә катнаша ала.

Фестиваль мәйданчыгында шулай ук тарихи фотоателье, тематик фотозона оештырыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте. Ачылыш тантанасы 14 август көнне 12:00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Нет комментариев