Яңалыклар йомгагы

Казанда совет чоры купюрасын 3 миллионга сатуга куйганнар

Сатучы раславынча, әлеге купюраны сатып алган кеше «башкаларның тормышын яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге алачак».

Казанда яшәүче хатын-кыз 1 сум номиналлы совет купюрасын 3 млн сумга сата.

Махсуслаштырылган сайтларның берсендә 1961 елгы купюра сатуга куелган.

«Сату бәясе купюраның үз базар бәясеннән шактый артып китә, аны сатып алудан акчалар бары тик изге эшләргә генә юнәлдереләчәк», — диелгән белдерүдә.


Нет комментариев