Минзәлә картлар йортында Тукайга багышланган әдәби кичә үткәрелде
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.
Минзәлә картлар йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Чарада китапханәчеләр Римма Әхмәтханова һәм Ольга Гатиятова шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Интернат-йортта тәрбияләнүче әби-бабайлар шагыйрьнең туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләрен укыдылар. Кичә ахырында барысы бергә «Туган тел» җырын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев