Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районы урманына да аю килгән

Хөрмәтле минзәләлеләр райондагы урманнарга барсагыз сак булыгыз.

Районыбызның Мәлкән урманында аю йөри. Ул 1 октябрь көнне шул авылның умартачысы Назыйф Сәетовның умарталыгына килгән, бер умартаны ачып аның 25-30 кило балын ашаган. Умарта кортларын да туздырып аткан. Хәзер Назыйф ага умарталыктан умарта ояларын үзенең ихатасына күчергән. 

Исегезгә төшерәбез, Актаныш районында аю балаларын таптап китүләре турында язган идек.


Нет комментариев