Минзәлә урманчылыгы урманнарга баруны чикләү турында хәбәр итә
Тыюны бозучыларга тиешле чаралар билгеләнәчәк.
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Айрат Минһаҗев, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе:
— Хөрмәтле райондашларыбыз, безнең беренче чираттагы бурычыбыз — урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү. Урманнарда янгын чыгуның төп сәбәбе-кеше факторы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.10.2024 елның № 847 карары белән 2 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычы югары класслы саклануга бәйле рәвештә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында гражданнарның урманнарда булуына, аларга транспорт чараларының керүенә чикләүләр кертелде.
Хокук бозучыларны административ түбәндәге штрафлар көтә:
— физик затлар өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр.
— юридик штрафлар өчен күп тапкырга югарырак — 100 меңнән 400 мең сумга кадәр.
Әгәр алар аркасында янгын чыккан икән, табигать сөючеләргә 261 маддә буенча җинаять җәзасы яный ала. Моннан тыш, Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганлыктан, штрафлар автомат рәвештә арттырыла. Физик затлар өчен 40 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затлар өчен — 600 меңнән миллион сумга кадәр.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча яки «Минзәлә урманчылыгы» ДКУга 3-17-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев