Ул үзләренең гаиләсе тарихына багышланган эш тәкъдим итте
Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучысы 7 Б сыйныф укучысы Адилә Ханова Сарман районы Саклаубаш авылында узган фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
«Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча приоритетлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең «Туган як тарихын өйрәнү» подсекциясендә ул «Илебез тарихында гаиләмнең роле» дигән эш белән чыгыш ясады.
Әлеге эштә ул үзенең әтисе Илгиз Ханов ягыннан бабалары — әбиләре, туганнары: Хановлар — Хәмитовлар гаиләсенең 4 буын дәвамындагы тарихы белән таныштырды.
Жюри тарафыннан Адиләнең эш 1 нче урынга лаек дип табылды. Әлеге эшне ул конкурска җизнәсе, әтисенең апасы Ләйлә Кәбированың ире, Татар Мөшегесе мәктәбенең тарих укытучысы Дамир Кәбиров ярдәмендә әзерләде.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев