Минзәлә районы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашты
Бүген Яр Чаллыда Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы узды, анда Милли Совет (Милли шура) җитәкчесе Васил Шәйхразиев татар халкының үсеш стратегиясе эскизларын тәкъдим итте.
Әлеге чарада Минзәлә районыннан 7 кеше катнашты. Ә Татарстанның башка районнарыннан барлыгы 400гә якын кеше - иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары һәм мәгариф системасы вәкилләре иде.
Шәйхразиев җыелучыларга 25 слайд тәкъдим итте, анда стратегия һәм аның юл картасы буенча төп эш юнәлешләре күрсәтелде. Эскизлар буенча, 2020 елга эшнең тикшеренү өлеше үтәлергә тиеш, 2050 елга татар халкы тотрыклы үсеш траекториясенә чыгачак. Стратегия өстендә эшләү турында сөйләгәндә, Шәйхразиев аның мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев