Минзәләгә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры килде
Яңалыклар йомгагы

Минзәләгә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры килде

Визит бу атнада булды

Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко Минзәләгә визит белән килде.

Ул Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов белән туган якны өйрәнү музеенда, шәһәр мәчетендә, Никольский соборында, театрда, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, педагогика көллиятендә булды. Шәһәрнең бай тарихы Гөлзада Руденкода зур тәэсирләр калдырды.


Нет комментариев