Яңалыклар йомгагы

«Рубин» «Локомотивны» җиңде

Голларны Игорь Вуячич, Егор Тесленко, Даниил Кузнецов керттеләр.

Казаннан «Рубин» командасы Россия премьер-лигасының 21 нче туры матчында Мәскәүдән «Локомотив» командасын җиңде. «Ак Барс Арена» стадионындагы очрашу кыр хуҗалары файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Россия чемпионатының 21 турыннан соң «Рубин» 29 очко җыйды һәм турнир таблицасында сигезенче урында бара. 41 очко белән «Локомотив» өченче урында урнашкан.


Нет комментариев