Яңалыклар йомгагы

«Рубин» Төркиядә Сербия һәм Македониядән командалар белән уйнаячак

«Рубин» матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә Казан клубы белән Төркиядә беренче җыенда уйнаячак командалар исемлеген бастырды

.

Алар — Сербиядән «ИМТ» һәм Македониянең «СтругаТрим-Лум» командалары. «Рубин» беренче матчын 21 гыйнварда уздырачак, ә икенче уен 26 гыйнварда булачак.

«Рубин» ның беренче кышкы җыены 15 гыйнварда старт ала. Команда өчен барлыгы өч тренировка җыены планлаштырылган: беренчесе — 15-26 гыйнварда, икенчесе — 30 гыйнвар — 9 февральдә, өченчесе — 13-23 февральдә.


Нет комментариев