Яңалыклар йомгагы

Татарстанда 127 бала ВИЧ-инфекция белән яши

Алар барысы да терапия ала.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.

Шулай ук быел ВИЧ-инфекцияле аналар 109 тулысынча сәламәт бала тапкан.

«Ничек алар сәламәт балалар таба алдылар? Бу хатын-кызлар йөклелек вакытында терапия кабул иттеләр. Бала тапканнан соң бала вируска каршы препаратлар алган. ВИЧ ана сөте аша йоктырылганга күрә, инфекциялеләр имезмиләр», — дип аңлатты Айрат Бешимов.


Нет комментариев