Яңалыклар йомгагы

Татарстанда аучылык җирләренең мәгълүматларын раслыйлар

«ТР киңлек мәгълүматлары фонды» ДБУ Татарстан Республикасында аучылык җирләренең чикләрен рәсмиләштерү эшен дәвам итә. Тупланган мәгълүматлар бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә.

Хәзерге вакытта реестрга Татарстанның төрле муниципаль районнарында урнашкан 24 аучылык хуҗалыгы турында мәгълүматлар кертелгән, ә тагын 35 шундый территориянең чикләре турындагы мәгълүмат ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына карау өчен җибәрелгән. Аларның 16сы килештерелә, ә 19ында чикләрне раслау турында боерыклар көтелә.


Нет комментариев