Яңалыклар йомгагы

Татарстанда эшсезләрнең күпчелеген югары белемле хатын-кызлар һәм пенсия алды яшендәгеләр тәшкил итә

ТР Мәшгульлек үзәгендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Эшсезләрнең яртысыннан артыгы — югары белемле кешеләр (52 процент). 32 процентының урта һөнәри белеме бар. 50 яшьтән өлкәнрәкләр барлык эшсезләрнең 36 процентын тәшкил итә. 16-29 яшьлекләр минималь дәрәҗәдә тәкъдим ителгән, алар 7 проценттан артмый», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Эшсезләрнең өчтән берен диярлек (32 процент) эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче кешеләр тәшкил итә. Инвалидлар — 6 процент, ә бер елдан артык эш таба алмаучылар саны — 7 процент.

Чыганак – «Татар-информ».


Нет комментариев