Яңалыклар йомгагы

Татарстанда этно-фолк-рок фестивале узачак

Бер сәхнәдә рок легендалары, этник башкаручылар һәм заманча коллективлар чыгыш ясаячак

2026 елның 27 июнендә борынгы Болгар шәһәрендә, атаклы Болгар музей-тыюлыгы (ЮНЕСКО объекты) территориясендә «Хранители» Бөтенроссия музыкаль этно-фолк-рок фестивале узачак. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Килүчеләрне «Чиж & Co», «Мельница», Нейромонах Феофан, «Хун Хурту», «INVERNO Orchestra», «GAUGA», «ЖиваGo» һәм «Волга-Волга» кебек башкаручыларның чыгышлары көтә. Чара кимендә 30 000 тамашачыны җыяр, дип көтелә. Болгарга килә алмаучылар өчен онлайн-трансляция оештырылачак. 

Оештыручылар фестивальне ел саен уздырырга планлаштыра.


Нет комментариев