Яңалыклар йомгагы

Татарстанда яшәүчеләр «Монета атнасында» актив катнашалар

Күпчелек 10 сум һәм 1 сум номиналлы тәңкәләр алып килгәннәр

Татарстанда яшәүчеләр «монета атнасы» апрель акциясе кысаларында 7 млн сумнан артык суммага 1,2 млн тәңкә купюраларына алыштырганнар.
Бу хакта ТР буенча Милли банкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «НТР-24».

6-18 апрельдә татарстанлылар банк бүлекчәләренә һәм кибетләренә вак тимер акча алып килделәр һәм аларны комиссиясез банкнотларга алыштырдылар. 


Нет комментариев