Татарстанда кыска эш атнасы башланды
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда кыска эш атнасы башланды

Бу Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле.

Дүшәмбе, 27 апрельдә, Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, кыскартылган эш атнасы башланды. Ул дүрт көн дәвам итәчәк.

Бу Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле. 1, 2 һәм 3 май — ял көннәре булачак. Пәнҗешәмбе көнне, 30 апрельдә, бәйрәм алды уңаеннан эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.


Нет комментариев