Абашев сүзләренчә, бүген төбәкне ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә республика 4,6 млрд сум сарыф итә. Ташлама 200 гә төр якын авыруны дәвалауга кагыла.
Татарстанда федераль ташламага ия булганнарның 60% тан артыгы, акчалата компенсация сайлап, дарулар алудан баш тарта. Бу хакта ТР Дәүләт Советында узган «Сәламәтлек саклау проблемалары турында» түгәрәк өстәл утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.
«Федераль льготалыларга 2,6 млрд сумлык дару ярдәме бирелә. Ташламаларны финанслау күләмен билгели торган иң зур проблема — „баш тартучылар“. Бу тенденцияне җиңү авыр», — дип билгеп үтте министр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев