Яңалыклар йомгагы

Татарстанга салкыннар килә

Юлларда бозлавык сакланачак.

Татарстанда 22 гыйнварда аязучан болытлы һава көтелә. Иртәнге сәгатьләрдә бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешләрдә җил тизлеге 5-10 м/с. иртән температура -14...-19 градус тәшкил итә, аязганда -23 ка кадәр салкыннар булуы ихтимал.

Көндез термометр баганалары -10...-15 градус күрсәтәчәк, республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында -20 градуска кадәр суытачак.

 


Нет комментариев