Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда педагогларның республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
«Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Безнең Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда инде 3640 укытучы, тәрбияче, җитештерү өлкәсендә укыту остасы исеме теркәлгән», — диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар белән горурлануын ассызыклады, дип хәбәр итә «Татар-информ». Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районында электрон мактау тактасына 100 кешенең исеме кертелгән.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев