Төрекмәнстан лидеры Миңнехановка дуслык билгесе итеп  ике алабай җибәрде
Яңалыклар йомгагы

Төрекмәнстан лидеры Миңнехановка дуслык билгесе итеп ике алабай җибәрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр иткәнчә, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов дуслык билгесе итеп аңа ике алабай җибәргән.

«Хәзер Акдусның дуслары бар - Алабай белән Аладжа! Төрекмән халкы лидерына зур рәхмәт! Алабай Төркмәнстанның милли горурлык символы санала. Мондый бүләк алу - безнең өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» - диелә хәбәрдә.

Фото Рәиснең МАХ каналыннан. 


Нет комментариев