Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Җәй - төзелеш эшләре өчен иң кулай вакыт

Җәйнең җылы көннәре - ул участокларда һәм йорт яны территорияләрендә төзелеш эшләре өчен иң кулай вакыт.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре төрле ремонт һәм төзелеш хезмәтләрен башкаручыларны сайлаганда ялгышмас өчен файдалы мәгълүмат әзерләде.

Күңелсезлекләр булмасын өчен, башкаручыны сайлаганда, фикерләргә игътибар итегез. Алар ялган түгеллегенә инаныгыз. Башкаручыларны танышларыгыз киңәш итсә тагында яхшырак.

Бу подрядчы белән килешү төзү этабында ук сезне алдамаячакларына ышану алымы.  

Беркайчан да килешүне ашыгып төземәгез. Белгечләрнең объектка чыгуы бушлай. Бу этапта сез фирма хезмәтләренең бу төреннәнбаш тарта аласыз.  Берничә тәкъдимне яки берничә фирма, яки шәхси бригадаларны чагыштырыгыз.

Профессионалларның портфолиолары, һичшиксез, булырга тиеш. Аванс кертүне башкаручының гадел икәнлегенә инангач кына башкарыгыз.. Мөмкин булганча, төзүчеләрнең эше турында фикерләрен белү өчен алдагы заказчыларның телефонын сорагыз.

Әгәр сез барыбер дә намуссыз башкаручылар кармагына юлыккансыз икән, сезгә үз хокукларыгызны дөрес итеп гамәлгә ашыра белергә кирәк. Әгәр башкаручы эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозса, кулланучы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 28 статьясы (алга таба – 2300-1 номерлы Закон) нигезендә түбәндәгеләргә хокуклы:

- башкаручыга яңа срок билгеләргә;

- эшне башкаруны (хезмәт күрсәтүне) өченче затларга тиешле бәя аермасы белән йөкләргә яки аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә;

- эшне башкару (хезмәт күрсәтү) бәясен киметүне таләп итәргә;

- эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга.

Кулланучы тарафыннан билгеләнгән эш башкаруның (хезмәт күрсәтү) яңа сроклары килешүдә күрсәтелә.

Әгәр сез башкарылган эшләрнең (күрсәтелгән хезмәтләр) кимчелекләрен тапсагыз, кичекмәстән бу хакта эш башкаручыга хәбәр итегез.

Кулланучы, 2300-1 номерлы Законның 29 статьясы нигезендә, үз теләге белән эшне (хезмәтләрне) башкаручыга санап үтелгән таләпләрнең берсен претензия тәртибендә белдерергә хокуклы:

- җитешсезлекләрне бушлай бетерү;

- башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;

- бер үк сыйфаттагы бер төрле материалдан икенче төрле әйберне кабат ясау яки эшне бушлай кабат башкару, шул исәптән хезмәт күрсәтүне дә;

- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эш яки күрсәтелгән хезмәт күрсәтүдәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тотылган чыгымнарны түләтү;

- әгәр килешүдә билгеләнгән срокта җитешсезлекләр яисә шартнамәдә күрсәтелмәгән башка җитди тайпылышлар ачыкланган булса яки җитешсезлекләр башкаручы тарафыннан төзәтелмәгән булса. шартнамә буенча түләнгән сумманы кире кайтару.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

 Яр Чаллы территориаль органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X