"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде
Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә аэропорты территориясендә үткәрелгән иң җиңел авиация буенча Россия Чемпионаты һәм Кубогы ярышларында якташыбыз Рамил Гаязов үзенең аэропракты белән катнашты.
Нәкъ шул очкычны алгач, Рамил Гаязов бүгенге көндә кызык итеп кенә сөйләрлек штаттан тыш хәлгә дә юлыга әле.
–Алдан ук әйтеп куям: очкычта һәр нәрсә – маршрут сайлау, куркынычсызлык тәэмин итү һ.б. өчен, һава судносы командиры җавап бирә. Мин – командир, ә штурман – Марсель. Без аның белән икәү 2019 елны Башкортстанда, Уфада авиация үзәгендә укып чыктык. Улминнән “Птенецны”сатып алган иде дә инде. Бездә ничек килеп чыкты – Красноярскида самолетны алдык та кайтырга чыктык.Әлбәттә, самолетны сүтеп, фурада да алып кайтырга була иде, әмма без очарга карарга карар кылдык. 20 август иде. Без Чиләбегә кадәр очып кайттык. Ә анда Урал тауларын куе болытлар уратып алды да, очып булмый. Без бер тәүлек көттек тә, прогнозларны карадык. Уралның көньягында очкыч белән үтәрлек аралык бар дип күрсәтте.300 км урау юл булса да, мин очарга карар кылдым. 200 км үткән идек, тагын болытлар хасил булды. Әле болытлары да күпереп торган, куп-куе, әле яңгыр да алып киләләр. “Аэропракт” приборлар буенча очарга исәпләнмәгән, ярый әле безнекендә штаттан тыш ситуацияләрдә очар өчен прибор бар иде, ул безне коткарды. Болытларда прибор буенча очу бик җайсыз ул, аның өчен махсус тренировкалар үтәргә кирәк. Андый курслар узмагач, шушы ситуация барышында өйрәнергә туры килде дә инде. Мин командир буларак, тәрәзәдән дә карыйм, приборга да. Һәм шул вакыт һава киңлегендә берничә секундка югалып калганымны аңлыйм. Биш минутлап җәфаландым да, Марсельга әйттем: “Синең төп бурыч – хәзер прибор буенча гына, бүтән бер нәрсәгә дә карамыйча очу”. Ул бик акыллы егет, аңлап алды. Ә мин тынычлап тәрәздән карап ачыклык эзли башладым. Кайчандыр барыбыер аяз җиргә чыгарбыз дип оча башладык. Егерме минут очабыз, ә аяз урын юк. Һәм шул вакыт сизәм – самолет бозлана башлады. Ә югыйсә август ае. Бөтен тәрәзәләре бозланып катты. Бу вакытта тиз генә карар кабул итәргә кирәк. Я өскә очарга, я аска төшәргә. Карта буенча карадым, анда һәрвакыт тау нокталарынң биеклеге күрсәтелә. Һәм 300 метр төшкән идек, бозлану бетте һәм без очуны дәвам иттек. Менә шулай итеп әлеге ситуацияне ерып чыктык. Гомумән, пилот һәрвакыт теләсә нинди хәл килеп чыгарга әзер булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев