Җир - суык, чәчү темпы - кызу
Язгы кыр эшләрендә “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза”, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау, дым каплату төгәлләнде.