Минзәләнең 1 нче урта мәктәбе “Өйдә укырга ярдәм ит” акциясенә кушылды
Көн темасы

Минзәләнең 1 нче урта мәктәбе “Өйдә укырга ярдәм ит” акциясенә кушылды

Татарстан хөкүмәте бүлеп биргән планшетлар 9 сыйныф укучыларына тапшырылды, мәктәп җитәкчелеге битараф булмаган райондашларны да ярдәмгә килергә өнди.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) 1 нче мәктәптә узган дистанцион уку белән кыенлыклар булган гаиләләргә планшет тапшыру чарасына “Минзәлә-информ” хәбәрчесе дә барды

-              9-11 сыйныф укучылары арасында дистанцион уку буенча кыенлыклары булган гаиләләрдән заявкалар җыйдык.  Чөнки аларга имтиханнарга әзерләнергә кирәк, - дип сөйләде мәктәпнең директоры Ольга Ильина.  - Район башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге тарафыннан 3 планшет бүлеп бирелде, әлегә ике гаиләгә генә тапшырдык. Чөнки заявка биргән өченче гаилә инде үзләренә гаджет сатып алырга өлгергән.

Регина Букун, 1 нче мәктәпнең рус теле укытучысы:

-              Мин үзем укытучы булып эшлим. Ә энем Илдар 9 сыйныфта укый. Аның үз планшеты юк.Ә миңа дистанцион укытырга да кирәк булгач, безгә гел бүлешеп торырга кирәк иде, шуңа күрә уңайсызлыклар барлыкка кирәк иде. Хәзер әлеге планшетны алгач, аңа дистанцион уку җиңеләер, дип ышанып калам.

Наталья Черезова:

-              Минем улым Илья 9 сыйныфта укыгач, аңа имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Моңарчы ничек тә телефон ашарга укырга тырышты. Финанс ягыннан үзебезгә планшет алу зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә планшет биргәннәренә бик шатбыз. Файдасы тияр дип ышанам. Улым исә мәктәпне сагына. Яшүсмергә гел өйдә утыруы авыр бит, аңа аралашу да кирәк.

акцент

Ольга Ильина дистанцион укыту процессы ничек оештырылу хакында фикерләре белән дә уртаклашты:

-              Әлбәттә, авырлыклар юк түгел. Балаларның көндәлек режимы бозыла. Укытучыларга да өстәмә йөкләмәләр барлыкка килә. Әле бит башлангыч, урта сыйныф укучыларының бөтенесенең да өендә интернеты, телефон, компьютер яки планшеты юк. Алар да ярдәмгә  мохтаҗ. Шуңа күрә битараф булмаган барлык райондашларга үзегезнең кирәк булмаган, запас гаджетларыгызны безгә китереп бирсәгез иде, дип мөрәҗәгать итәбез. Без аларны акт буенча кабул итеп алабыз, аннан соң кире кайтарачакбыз.

Безнең өстәмә

Хезмәттәшебез Рөстәм Хәкимҗановның ике баласы да әлеге мәктәптә укый. Уку өчен иң мөһим минималь программалар белән җиһазландырылган ноутбукны да алар 25 мең сумга алдылар. Ә хәллерәк гаиләләр балаларына дистанцион укыту мөмкинлекләр тудырыр өчен, кесәләреннән хәтта 35 шәр мең сумнар чыгарып салырга мәҗбүр булулары хакында хәбәрләр дә килеп иреште.


Нет комментариев