Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сарманнан да Минзәләгә туры юл бар

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Сарман районында да короновирус белән чирләүнең өч очрагы ачыкланган. Күрәмсең бу афәт Минзәләне бар яклап чолгый башлады. Югары Көчләр безне кисәтә:шаярмагыз, чир янәшәдә генә.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ). Бу юлы Яр Чаллыда чирләүчеләр саны 16 га җитте, Тукай районында берәү. Татарстанда җир йоктырган 50 кешенең 39 ы 18-60 яшьтәгеләр, эшләп йөрүчеләр, яисә эшсез калып интегүчеләр... Шул вакытта Нефтьчеләр поселогында яшьләр футбол уйнаган, бәләкәй балалар паркта йөргән. Аларны штрафка тартырга дип өндәмим, тик "Куркынычсыз шәһәр" прогрммасы буенча фәлән хәтле камера куелды дип күкрәк суккач, контроле дә булырга тиештер. Күп органнарга полномочиеләр бирелде бит хәзер. Тфү-тфү, чир чыга калса беренче булып чиновниклар җавап бирәчәк, зыяны исән кешеләргә төшәчәк.
Районның баш табибы Наил Мөбаракшин сүзләрен күренгәнчә, районда соңгы көннәрдә пневмония һәм хроник бронхит диагнозы куелган авыручылар юк. Читтән кайтучы җиде кешедә чир юк, әмма аларның сәламәтлеге көндәлек контрольдә.
Кече бизнес вәкилләре булган чәчтарашлар эшли башлады. Алар үзләре чир чыганагы яисә таратучылар булмас өчен барлык саклану чараларын да күрерләр дип ышанабыз. Чөнки бу явыз чир, симптомсыз таралуын да дәвам итә. Сак булыйк!!! Аның кайсы яктан китереп сугасын берәү дә әйтә алмый бугай... Иммунитетыбыз көчле була күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев