Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Минзәлә шәһәрендә яшәүче үз фатирына куркыныч тудыручы каеннарны кисеп ташлауны сорый

Редакциягә түбәндәге эчтәлектәге хат килде:

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") 

Мин Изыскательләр урамынының 1/4 йортынының 6 нчы фатирында яшим. Тәрәзәләремә бик якын гына 60 нчы елларда ук утыртылган бик нык озын 3 каен үсеп утыра. Җил искән саен, менә авабыз, менә авабыз, дип торалар. Бик күп инстанцияләр үттем, күршеләремнән имзалар да җыйдым. Әгәр аусалар, өй түбәсенә дә, пластик өч тәрәзәмә дә, котел торбасына да бик зур зыян киләчәк. Күптән түгел ирем дә үлде. Мин ул тәрәзәләрне һәм башкаларны яңадан ясата алмыйм. Бәла килеп чыкканчы, зинһар өчен ярдәм итегез, з каенны да кисеп китегез. Үтенеп сорыйм.

Үтенечемне кире какмассыз дип сорап, Альбина Гайсина.

20 апрель, 2020 ел

Без шушы хат белән шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән идек, әмма әлегә килешеп җавап бирә алмадылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев