Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

21 апрель - Җирле үзидарә көне

Шул уңайдан Минзәлә районының авыл җирлекләре башлыклары арасында "Җирле үзидарә сезнең өчен нәрсә ул?" дигән сораштыру үткәрдек.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Сәрия Билалова, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы:

- Минем фикеремчә, җирлек-үзенә күрә бер кечкенә  генә дәүләт, аның үз сәясәте, үзенең җитәкчелек итү алымы бар. Иң мөһиме-оештыру чараларында өзеклекләргә юл куярга ярамый. Һәр эшне вакытында башкарып чыксаң, катлаулыклар булмый.

Мин  үз кыйблама тугры калып, авыл халкының мәнфәгатен кайгыртып, социаль-көнкүреш проблемаларны хәл итүне һәрвакыт күз уңында тотып эшлим. Мәктәп, авыл интеллигенциясе белән һәрвакыт уртак тел табам. Мин җирлек башлыгы эшен яратып башкарам. Элек җирлекнең яшәеше  “50лет Татарии” совхозына бәйле иде. Ул чакта авылыбызның бөтен проблемаларын совхоз җитәкчелеге хәл итте. Хәзер авыл халкы миңа үз гозерләре, проблемалары белән килә. Һәрберсенә дә ярдәм итәргә тырышам, ә кайсыбер мәсьәләләрне хәл итү өчен финанс рычагы миндә түгел. Финанс мәсьәләләре такыр булгач бөтен нәрсәне дә хәл итү кулымнан килми.

 Бар булмышымны туган ягымны матурлауга, аның икътисадын үстерүгә һәм шушы төбәктә яшәүче кешеләр белән дус, туган булып яшәүгә юнәлтәм. Киләчәккә әле минем планнарым зурдан.

   Мин тормышның ямен,тәмен җирлекнең эшендә күрәмен. Хәзерге заман таләпләренә яраклашып,  сиңа  җирлекне җитәкләргә дип   ышанып тапшырганнар икән, шул ышанычны акларга тырышам.. Кеше буларак, шәхес, җитәкче буларакта төп принципларым шул.

Айрат Галимов, Аю авылы җирлеге башлыгы:

- Беренче чиратта җирлек үзидарәсенең  төп вазыйфасы – халык белән эш итү бит. Әле авыр җирлеге башлыгы буларак чагыштырмача яңарак кына эшли башласам да, үземнең җирлегем, анда яшәүче халык файдасына эшли алганыма бик шатмын. Безнең авыл җирлегендә уңган, булган халык яши. Һәрвакытта да бер-беребезне аңлашып яшибез, эшлибез.

Үземнең әлеге авыр да, җаваплы да эшне башкаручы хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Халык та, җитәкчелек тә безнең хезмәтебезне күрә белсен, дөрес бәяләсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев