7 миллион сум субсидия акчасы алдылар
Көн темасы

7 миллион сум субсидия акчасы алдылар

Районыбызда яшәүче авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алды. 2020 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карар кабул итте.

Субсидияләр бер баш савым сыерына-2300, ике-баш савым сыерына-3300 мең, өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучыларга 4300 сум   һәм бер яшьтән олырак булган кәҗәгә 500 сум исәбеннән бирелде.     Бу финанс ярдәме савым сыерларының, кәҗәләрнең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында эшләнелде. 

Сан. Районыбыз авылларында барлыгы 4 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуның 1808 башы савым сыерлары. Авыл халкында 644 баш савым кәҗәсе исәпләнә.   Барлыгы район буенча савым сыерларына-6662,4 мең сум, кәҗәләргә 322 мең сум күләмендә терлек асраучыларның банктагы исәп-хисап счетларына акча күчерелде. Иң күп сумманы  Наратлы Кичү авыл җирлегендә яшәүчеләр алды. Газетабызның алдагы саннарында һәр авыл җирлеге буенча мәгълүматлар биреләчәк.


Нет комментариев