Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре  көненә багышланган концерт
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган концерт

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышлап зур концерт булды.

Концерт башында тамашачыларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән район башлыгы урынбасары    Наил Хисамбеев  тәбрикләде. Ул быел районыбызда мул уңыш үстерелде һәм барысы 180 мең тоннадан артык икмәк амбарларга кайтарылды. Гектар төшеме уртача 37,3 центнер тәшкил итте, дип билгеләп үтте.

Бәйрәм уңаеннан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм студентлары эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр.  


Нет комментариев