Авылларны газета белән тоташтыручы
Язын-көзен карлы яңгырларда, кышкы салкыннарда-бураннарда Тегермәнче-Яту арасын ике дистә елдан артык таптый ул.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрендәге чып-чын корт анасы кебек үк-тырыш, уңган булган ул. Әлеге ханым бер урында таптана торганнардан түгел. Үзе төскә дә, чибәр, зифа буйлы “кем соң ул?” дип сорарсыз. Сүзем Кызыл төбәк авылында гомер итүче , почтальон булып эшләүче Гөлназ Ситдикова турында. Тумышы белән ул Тегермәнче авылыннан. Шул авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Иркәнәш урта мәктәбендә укый һәм авылда кала. Кызыл Төбәк авылындагы Әзһәм исемле егеткә кияүгә чыга , бик матур яшиләр. Яту һәм Тегермәнче авылларында үзе яраткан хезмәтен яратып башкара. Һәр йортта Гөлназны көтеп алалар, чөнки ул үзе белән район газетасына язылу, төрле эчтәлектәге, төрле темадагы хәбәрләр белән бергә матди иминлек алып килә:пенсиясен дә, субсидиясен дә көне-сәгате белән алып кайтып җиткерә. Әле бит аның иңнәрендә башка мәшәкатьләр дә җитәрлек: газета-җурналларга яздыру, халыктан төрле түләүләргә акча җыю дисеңме? Кәрәзле телефонына акча салу мөмкинлеге булмаган өлкәннәргә дә бик теләп ярдәм итә. Гөлназ гаиләсендә дә үрнәк әни, ире Әзһәм белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Улы Илшат Чаллы шәһәрендә заводта, кызы-Илсөяр шулай ук Чаллыда МТС салонында хезмәт куя. Гөлназның ихатасында өч баш савым сыеры, 12 баш сарык, 3 баш кышлау үгез һәм өч баш бозау бар. Иртән сыерын саугач сөтне эшмәкәргә чыгарып бирә, аннары абзардагы мал-туарны, кош- кортларны карый. Җәй көннәрендә яраткан шөгыле умарта кортлары белән мәшь килә.
Акцент.
“Минзәлә” газетасы редакциясе 2020 елның икенче яртыеллыгына район гәҗитен яздыруда актив катнашканы өчен аны шушы көннәрдә аш сервисы белән бүләкләде. Гөлназ ханым бу көннәрдә редакциянең тагын бер призын велосипедны алу өчен авылдашларын газетага яздыру белән мәшгүль.
Безнең өстәмә. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасын авылдагы йорт хуҗаларының яртысын яздырган почтальоннар арасында ярыш игълан ителде. Велосипед редактор бүлмәсендә, иң тырыш почтальонга велосипед тапшыруны көтә.
Ике авылда яшәүчеләр дә игътибарлы, кешелекле һәм искиткеч тыйнак булганы өчен аны ярата. Өлгерлек җаваплылык белән башкара ул үзенең хезмәтен. Табигатьнең нинди фасылына, нинди һава шартларына карамастан, атнага өчәр тапкыр күршедәге Иске Иркәнәш авылыннан газета-җурналларны, хатлар, товарны барып алып кайта һәм үз участогында тарата ул. Исән-имин генә йөреп, әле безне сөендереп озак эшләсен дигән теләк тели аңа рәхмәтле авылдашлары.
Ул хезмәт күрсәткән Тегермәнче һәм Яту авылларыда 66 йорт бар. Димәк, редакция бүләк итәчәк велосипедка дәгъва итү өчен кимендә 33 данә газета яздырырга тиеш. Язылуга йомгак ясалганда кышка ишекләренә йозак салынучы йортлар киметеләчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев