Аю авылының узган гасырның 90 елларында төзелгән мәчете искерде, таушалды.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен урыны да бик уңайлы түгел иде. Шуны истә тотып авыл имамы Рәфкат хәзрәт авылда яңа мәчет салдыру идеясы белән йөрде. Ул мәчет буласы урынны чистарттырып, тигезләтте һәм фундамент салдыртты. Тиздән мәчетнең стенасын өя башлаячаклар. Имам авыл халкы белән килешенеп авылның үзәк урамында яңа мәчет салдыра башлады. Мәчет буласы урынның каршы ягында әмерикән тупылларын кистертте. Киләчәктә ике катлы мәчет авылның нуры, яме булачагына шик юк.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев