Бикбау авылы ир-егете Чаллы Сабантуеның хөкемдар-казые итеп билгеләнгән
Көн темасы

Бикбау авылы ир-егете Чаллы Сабантуеның хөкемдар-казые итеп билгеләнгән

Айдар Нәҗметдинов тумышы белән районыбызның Бикбау авылыннан.

Ул бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши. 1995-1997 елларда Минзәлә шәһәрендә үткән район Сабан туенда сальто ясап торып бөтен халыкны шаккаттырган иде. Быел аңа 60 яшь тула.

Айдар заманында Чаллы сабантуйларында 14 мәртәбә батыр булып калган. Айдар быелгы Чаллы шәһәренең Сабан туе көрәшенең хөкемдар-казые итеп билгеләнгән. Айдар «Ватаным Татарстан» газетасы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган Бөтенроссия көрәш бәйгесендә җиңү яулады. Томск шәһәрендә РФ Сабантуеның баш батыры булды. Казан, Чаллы, Мамадыш шәһәрләренең, Сарман, Актаныш һәм күрше Башкортостан Республикасының Илеш районының баш батыры булып калган көрәшче ул.


Нет комментариев