Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ильнур” КФХ сында Минзәлә районы буенча рапс уңышы алу буенча иң югары күрсәткечкә ирештеләр

20 сентябрьгә алынган оператив мәгълүматларга караганда 6372 гектар мәйданда рапс суктырып алынган,барлыгы амбарларга 4679 тонна рапс кайтарылган, әлегә бу техник культураның уртача уңышы гектардан 7 центнер тәшкил итә.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

Рапс культурасын “Август компаниясенең Минзәлә ОСПсы-3197, “Калморза” хуҗалыгы-1003 ,”Заиковский” хуҗалыгы -100,” Рус”-100 гектарда иккән иде, бу хуҗалыклар рапс суктыруны тәмамладылар. “Калморза” хуҗалыгында рапс һәр гектардан 13,4 центнер уңыш бирде. Ә “Рус” ҖЧҖдә-5,“Заиковский” хуҗалыгында бу күрсәткеч 6 центнер тәшкил итте. Әлегә иң югары уңышны “Ильнур” КФХсы  алды,анда һәр гектар рапс басуы уртача 14 центнер уңыш бирде.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 4227 гектар чөгендернең 1301 гектарын казып алды һәм һәр гектардан уртача уңыш 233 центнер тәшкил итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев