Инвестор хуҗалык басуларын карады
“Август” компаниясенең “Минзәлә” ОСПсы районның иң заманча хуҗалыкларының берсе.
Биредә инновацион технологияләр, алдынгы алымнар, техника кулланыла. Аның 13600 гектар сөрүлек җире бар. Хуҗалыкта барган эшләр белән танышырга “Август” компаниясе генераль директоры Александр Усков, “Август-Агро” идарәче компаниянең генераль директоры Айдар Гәләветдинов һәм компаниянең белгечләре “Минзәлә” ОСПсының эшләре белән танышырга килделәр. Алар хуҗалыкның кукуруз, борчак, көзге бодай, сабан бодае, рапс чәчелгән басуларны карадылар. Әйтергә кирәк, биредә җир эшкәртү буенча ноутил системасы кулланыла башлады. Бу чәчүлек мәйданны сөрмичә һәм эшкәртмичә чәчү дигән сүз. Быелгы кебек фаразлар үзгәреп торган елда бу технологиягә ныграк игътибар бирергә һәм районда андый мәйданнарны арттырырга кирәк дигән фикердә белгечләр. Ноутил технологиясе кулланган “Минзәлә” ОСПсы тәҗрибәсе эш нәтиҗәләре начар түгел. Туфракны сөрмичә һәм эшкәртмичә чәчү, беренче чиратта, җирдә дымны күбрәк саклап калырга булышлык итә, эрозия белән бәйле процесслар кими, туфракта органик матдә-гумус катламы арта һәм продукциянең үзкыйммәте 20-30 процентка кадәр кими.
Җитәкчеләр әйтүенчә игеннәр чәчкәндә бөтен төр технологик таләпләр, агрочаралар төгәл үтәлгән. Тик менә иген кырларында дым җитми, яңгырлар кирәк. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алып орлыкка салырга, терлекләргә ашатыр өчен фураҗ запасы булдыру кирәклеген дә азсызыкладылар. Аннары алар Степановка авылында төзелеп килүче роботлаштырылган 1200 баш савым сыерына исәпләнгән товарлыклы сөтчелек комплексы төзелешендә булып үзләренең киңәшләрен бирделәр Биредә төзелеш эшләрен подрядчы “Агробау Арск” төзелеш компаниясе комплексны ике этапта алып бара. Монда төзелеш эшләре график нигендә бара. “Август” компаниясе җитәкчеләрен һәм белгечләрен район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков озатып йөрделәр. Районга инвестор булып килгән “Август” компаниясе дөнья күләмендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре дәрәҗәсендә эшли. Бу компания цифрлы техника куллана, эшкә фәнни яктан килә. “Минзәлә” ОСП үсеш юлында һәм аграр секторны модернизацияләүне уңышлы дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев