Канун үтәлеше мәҗбүри
Көн темасы

Канун үтәлеше мәҗбүри

Урам исемнәре, йорт номерлары язылган адрес такталары канун нигезендә ике телдә язылырга тиешлеге хакында хәбәр иткән идек, ел азагына аның үтәлешенә беренче нәтиҗәләр ясар вакыт та килеп җитте.

Әлеге адрес такталарын стандарт буенча (зурлыклары белән 700х200 мм, зәнгәрсу төстә, урам исеме һәм йорт номеры - ике дәүләт телендә) районыбызда нигездә шәхси эшмәкәр Илфар Сафиуллин һәм “OnLine” остаханәсе (Марат Җәләлов) ясый. Безнең мәгълүмат буенча Илфар Сафиуллин шәһәр буенча 50 адрес тактасы ясаса, остаханәдә шәһәрдәшләр өчен 200 ләпне ясап куйганнар. Марат Җәләлов сүзләренчә, әлеге хезмәт буенча күбрәк бюджет оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта шәхси секторда яшәүче гражданнарга бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк, дигән сүз бу. Авылларга килгәндә, бу яктан Воровский, Югары Тәкермән, Бикбау, Тауасты Байлар, Урыс, Югары Юшады җирлекләре үрнәк булып тора: узган елдан ук үзара салым акчаларына әлеге эшкә тотынгач, хәзерге вакытта икетелле адрес такталарын урнаштыру эшен тәмамлаганнар. Чиратта – калганнар: канун үтәлеше барысына да мәҗбүри.


Нет комментариев