Минзәлә районында яшәүче Әхлидә Давлетовага — 97 яшь тулды
Көн темасы

Минзәлә районында яшәүче Әхлидә Давлетовага — 97 яшь тулды

Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Әхлидә Гани кызы Давлетова 97 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Әхлидә Давлетова 1929 елның 23 августында Бикбау авылында туган. Ул хезмәт юлын 12 яшендә башлап җибәргән. «Гигант» колхозында төрле эшләрдә эшләгән, соңрак савымчы һөнәрен үзләштереп, лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшләгән.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әхлидә Давлетовага күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылган. Ул «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен», «9 нчы бишьеллык ударнигы» медальләре белән бүләкләнгән. Аңа шулай ук «Атказанган колхозчы» дигән мактаулы исем дә бирелгән.

Әхлидә апа тормыш иптәше белән Бикбау авылында гомер итеп, бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.


Нет комментариев