“Калморза” хуҗалыгы елдан-ел ашлыкны киптерү буенча алдынгы технологияләрне куллана.
Бу хуҗалык Пензадан кулланылышта булган “Агромекс” маркалы ашлык киптергечне сатып алды. Әлеге 30 тонна сыйдырышлы ашлык киптергечен Илнар Шәрәфиев барып сүтте һәм автомашинага төяп алып кайттылар. Хәзер менә шул ашлык киптергечен Калморза авылының ындыр табагында җыя да башладылар. Ашлык киптергечен җыюда Илнар Шәрәфиев, Хәмәтнур Газетдинов, электрчы Ленар Галин, “КамАЗ” автомобиленә көйләнгән манипуляторда Марсель Хасанов, МТЗ-82 тракторында КУН-10 белән Флүн Хаертдинов көнне төнгә ялгап эшлиләр. Алар ашлык киптергечне монтажлап җыеп бетереп урак башланганчы сафка бастырачаклар. Барысы быел хуҗалыкның Калморза ындыр табагында ике берәмлек 30 тонналы һәм 40 тонналы ашлык киптергеч, Николаевка ындыр табагында 40 тонналы бер ашлык киптергече дымлы ашлыкны 13 процентка чаклы киптерәчәк.. Әлеге ашлык киптергечләр газ ягулыгында эшлиләр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев