Аю авылы халкы кеше яллап, көнлек акча бирә-бирә үткәргәннәр көтү чиратын. Быел бу авыл халкы җыелышып Чаллы шәһәреннән электр көтүчесе сатып алып кайтып, авыл читендәге 25 гектарлы болынлыкка урнаштырган.
(Дилфас Галиев, Минзәлә –информ, 22 июнь)
Маллар үләннәрне ашап бетергәч тагы икенче урынга күчерәләр. Элекке елларда авыл халкы чират буенча көтүгә чыккан,ә үзләре чыга алмаганнары көтүче яллаган. Хәзер Аю авылындагы көтүдә 40 баш мөгезле эре терлек бар. Аю авылында савым сыерларының баш саны кимемәгән, узган елга караганда 4 башка арткан.
Җирлек башлыгы Айрат Галимов:
23 мең сум күп акча кебек тоелса да, утырып исәпләсәң, җайланманың бик күпкә отышлырак икәненә төшенәсең. Бу җайланманы сатып алганга куанып бетә алмыйбыз. Электр көтүчесе ашарга да эчәргә дә сорамый.
Ялланган көтүчегә кимендә бер мең сум акча кирәклеген уйласаң бер көтү чиратын үткәрү дә шактый бәягә килеп баса.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев