Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров МУП “Чиста шәһәр” нең базасында булды. Алар әлеге оешмалардагы техникаларның кышкы сезонга әзерлеген карап тикшерделәр.
“Чиста шәһәр” быел былтыргыга караганда да кышкы сезонны техник коралланышны көчәйтеп каршылый. Кышкы сезонга 6 берәмлек ГС-1402 грейдеры, 4 берәмлек КамАЗ карны читкә этеп кую җайланмасы(отвал) белән, Шулай ук дүрт КамАЗ машинасы базасында комбинированный юл машинасы(КДМ), 2 берәмлек МТЗ-82 тракторы КУН-10 белән, ике кытай төягече(Форл), 7 берәмлек КамАЗ автомашинасы карны һәм башка көнкүреш калдыкларын төяп чыгару өчен, ике кар төяүче машина әзерлек сызыгына куелган. Шәһәребез урамнарына сибү өчен 200 тонна комлы тоз катнашмасы, 300 тонна ком кайтарылган. Эшчеләрне вахта ысулы белән йөртергә 2 УАЗ-432 автомашинасы да бар. Биредә кышын тротуарларны кардан чистарту өчен махсус җайланма куеп “Нива” мотоблогына күәтле 15 ат көчле двигатель куеп модернизацияләгәннәр. Аның белән Михаил Мордвинов эшләячәк. МУП “Чиста шәһәр”, “Идарәче компания” һәм “Коммуналь челтәрләр АҖдә барысы 36 берәмлек техника шәһәребез урамнарын һәм юлларын кардан чистартырга әзер, кадрлар җитә Гомумән,әлеге оешмаларның техник базасы кышкы сезонга ныклап хәзерләнгән. “Чиста шәһәр” әзерлеге белән танышканда район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм район администрациясе дә торак-коммуналь оешмаларының җиһазлауга, хезмәтләргә аеруча игътибар бирә башлады, финанс ярдәме күрсәтә дип азсызыклады. Кар яуган көннәрдә иртән иртүк, машиналар кузгалганчы урамнардагы юлларны чистартырга, МУП “Идарәче компания”, “Чиста шәһәр” һәм “Коммуналь челтәрләр” АҖ эшчеләре белән бергәләп узара ярдәм итешеп, бер юнәлештә эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Техникаларның карап чыкканнан соң Камил Нәҗмиев әлеге оешмаларның хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырды. Менә алар: Николай Титов,Леонид Кругов, Александр Невзоров, Ринат Мирзаянов, Илшат Салахов, Андрей Ботов, Роман Болонин, Вячеслав Мельников,Сергей Конышев, Леонид Кузнецов, Кави Габдрахманов, Юрий Круглов, Александр Бочкарев, Альберт Шакиров, Динар Рахманов.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев