Минзәлә районында комиссия авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшерде
Районыбызда бу язда 243 трактор, 26 заманча чәчү комплексы, 46 культиватор, 16 чәчкеч, 33 катоклау, шулай ук 60тан артык тырмалау агрегаты эшләячәк.
Минзәлә районында эшчәнлек алып баручы “Кама беконы” ҖЧҖ, Август компаниясенең Минзәлә ОСПсы, “Ильнур” КФХсы, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы, “Калморза” хуҗалыгы, “Заиковский” ҖЧҖ машина трактор паркындагы авыл хуҗалыгы техникаларының чәчүгә әзерлекләре тикшерелде.
Быелгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурста районыбыз хуҗалыклары арасында “Калморза” хуҗалыгына тиңнәр табылмады. Бу хуҗалык 50 баллдан 49 балл туплады. Икенче урында- 48 балл белән“Кама беконы” ҖЧҖ, өченче урынны 47 балл белән “Заиковский” ҖЧҖ һәм “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев