Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында уракның 38 проценты төгәлләнде
Барлыгы 43573 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 16121 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән көзге бодай −11623, арпа — 2815, борчак — 483, солы 100 гектарда җыеп алынган. Әлегә көзге бодайдан уртача — 27,7 ц., арпадан 28 ц., солыдан 18,3 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 27 центнер тәшкил итә.
Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы алда бара, алар 3729 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 31 центнер уңыш җыеп алалар.
«Август-Мөслим» ҖЧҖнең «Мензелинское» ОСП игенчеләре бөртеклеләрнең 76 процентын җыеп алдылар. Район буенча көзге бодайның-78,3, арпаның-24,7, борчакның-25,7проценты җыеп алынды.
Кичә районыбыз басуларында 64 комбайн эшләде һәм 4271 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 2889 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 7 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде.
Безнең белешмә. Республика күләмендә 371100 гектарда игеннәр суктырып алынган. Бер миллион тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 28,4 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев