Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы терлекчеләре актанышлыларны да узып киттеләр

Районыбыз терлекчеләре уртача бер сыердан сөт савып алу буенча тугызынчы урынга күтәрелеп Актаныш районы терлекчеләрен дә узып киттеләр.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Районыбыз хуҗалыклары хәзерге вакытта көнгә 33,4 тонна сөт җитештерәләр. Бу узган елның шул чорына караганда 1,3 тоннага артык дигән сүз. Һәр сыердан уртача сөт савып алу буенча районыбыз терлекчеләре республикада 9 нчы урынны билиләр. Бүгенге көндә уртача һәр сыердан 17,3 килограмм сөт савып алына. Алдагы көннәрдә һәр сыердан уртача савымны 300 граммга арттырсак Азнакай районы терлекчеләрендә узып китәргә мөмкинлек бар.

Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 25 ноябрь көнне савылган сөт(килограммнарда), өченче – узган елның шул чорына караганда артык яки ким (килограммнарда), дүртенче- 25 ноябрь көнне уртача бер сыерга җитештерелгән сөт(килограммнарда).

Заиковский  12552  1822    26,7

Калморза      6822    1622    32,5

Кама беконы 5678  -2835   6,9                                                       

Ярд. хуҗ., КФХлар 8550    50        19,3

Район буенча           33602 659      17,3    

Район хуҗалыклары буенча һәр сыердан уртача иң күп савым “Калморза” хуҗалыгында, биредә һәр сыерга уртача 32,5 килограмм  сөт савыла. Шулай ук бер сыерга исәпләгәндә уртача савым күләме “Заиковский” хуҗалында да яхшы, монда бер көн эчендә сөт җитештерү 110 килограммга артты.  Ә “Кама беконы” ҖЧҖ дә бу күрсәткеч 4,5 тапкыр кимрәк. Җитештерелгән сөтнең товарлылыгы 96,5 процент.

  

  

 

 

 

 

                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев