Минзәлә районына борщевик (балтырган) куркынычы ярамый
Бездә борщевик(себер һәм нарат балтырганы) юк.
Борщевик-киң яфраклы, сабагы 3 метрга җитүче зарарлы, чәчәкләре сары һәм ак төстәге вак кына зонтик формасындагы үсемлек. Ул юл буйларында , су һәм күл яннарында, хәтта ки шәхси хуҗалыкларның бакчаларында да үсә. Аның дөньяда дүрт төре билгеле, безнең якларда аның себер һәм наратлы балтырганы очрый. Бу агулы үсемлек чәчәк аткан чорда куркыныч. Республикада Норлат, Чирмешән, Баулы, Апас районнарында моннан өч-дүрт еллар элек очрый башлаган. Әлеге зарарлы үсемлек Башкортоста Республикасында , Оренбург өлкәсендә 25-30 еллар элек пәйдә булган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов безнең районда андый зарарлы үсемлекнең очраганы юк, дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев